Хөрмәтле райондашлар һәм эшмәкәрләр! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм итү чаралары турында мөһим мәгълүмат белән уртаклашасыбыз килә.
Ярдәм программасы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге катнашында гамәлгә ашырыла.
Реаль нәтиҗәләр - безнең янда
2024 елда Нурлат районының өч эшкуары 18,75 млн сумлык финанс ярдәменнән файдаланды. Бу акчалар бизнесны үстерергә һәм яңа инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирде.
Ярдәмне уңышлы файдалануның ачык мисалы - Wildberries заказлар тапшыру пункты өчен бина сатып алган шәхси эшмәкәр Сәлахетдинова Эльвира. Бу район халкы өчен уңайлы урын гына түгел, яңа эш урыннары да.
ТР Гарантия фонды нәрсәләр тәкъдим итә соң?
Бер эшмәкәргә 100 млн сумга кадәр финанс алу мөмкинлеге
Инвестиция максатларына бәйле компанияләр төркеме өчен 120 млн сумга кадәр
Башка бизнес-бурычларга 70 млн сумга кадәр
Отышлы шартлар: өстенлекле тармаклар өчен елына нибары 1% һәм башка юнәлешләр өчен 1,5%
Ярдәмне ничек алырга?
Әгәр дә сез үз эшегезне үстерәсез һәм финанслауга мохтаҗ булсагыз, Гарантия фонды белгечләре сезгә барлык мәсьәләләр буенча консультация бирергә әзер:
☎️ +7 (843) 293-16-94 ☎️ +7 (903) 061-40-18
Үз бизнесыгызны дәүләт ярдәме белән үстерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Татарстан Республикасы уңышлы эшмәкәрлек һәм районнарыбызның чәчәк атуы өчен барлык шартларны да тудыра.