Яңа Иглай авылыннан хөрмәтле укытучы Фәизә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Юбилярны Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев шәхсән үзе барып котлады.

Бүген Яңа Иглай авылында бәйрәм рухы хөкем сөрә- хөрмәтле педагог, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәизә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина йөзьеллык юбилеен каршылый.

Фәизә Вәлиәхмәт кызы – гаҗәеп язмышлы, гаять ких күңелле кеше. Кизләү авылында туган,  балачактан ук сугыш авырлыгын татыган. Аның әтисе фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Кечкенә Фәизәгә олылар мәшәкатьләрен җилкәсенә салырга, басуда эшләргә туры килде. Ат урынына сыер, үгез җигеп, җир сөрүләрен әле дә күз яшьләре белән искә ала.

Укытучы һөнәренә Фәизә Вәлиәхмәт кызы очраклы рәвештә килә. Ул чакта почтада эшләгән кызга бу юлны РОНО мөдире тәкъдим иткән. Үзенең педагогик юлын ул Нурлатта башлый, аннары Биккол мәктәбендә укыта, ә соңрак Яңа Иглай авылына күчә, бу авыл аның язмышына язылган авылга әйләнә.

Фәизә Вәлиәхмәт кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, үзенең 35 елга якын гомерен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Күп кенә авыл балалары өчен ул икенче әниләре кебек була. Аның күпьеллык намуслы хезмәте югары бүләкләр белән билгеләп үтелә: «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале һәм «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.

Ире, шулай ук хөрмәтле укытучы Таһир Шәймәрдән улы белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Фәизә Вәлиәхмәт кызы иренең беренче никахыннан туган олы улы өчен дә яратучан һәм кайгыртучан әни була. Бүген ул күпсанлы оныклары, оныкчыклары һәм инде бер оныгының оныгы өчен дә яраткан әби, улы Рифкать һәм килене Әлфия белән бергә яши, зур һәм тату гаилә җылысына сөенеп гомер итә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Фәизә Вәлиәхмәтовна әле гаҗәеп күтәренке рухта яши, 100 яшен тутырганчы мөстәкыйль йөргән һәм һәрвакыт хәрәкәттә булган. Кызганычка каршы, юбилейга кадәр ул аягын сындырган, шуңа күрә кунакларны диванда утырып, вакыйгаларга бай тормышының шаһитлары - төрле еллар фотосурәтләре белән бизәлгән бүлмәдә кабул итте.

Фәизә Вәлиәхмәт кызын истәлекле дата белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев шәхсән үзе котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау хатларын тапшырды, шулай ук үзенең җылы сүзләрен һәм ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп теләкләрен җиткерде.

Котлауларга Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Хәмидуллин һәм мәктәп коллективы да кушылды, алар Фәизә Вәлиәхмәт кызына балаларга белем бирүгә һәм авыл тормышына керткән өлеше өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен белдерде.

Юбиляр барлык кунакларга игътибарлары, җылы сүзләре һәм бүләкләре өчен рәхмәтен җиткерде. Фәизә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина үзенең бер гасырлык юбилеен иң якын кешеләре арасында каршылый, зирәклекне, чыдамлыкны, тормышка һәм кешеләргә чиксез мәхәббәтне гәүдәләндерә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International