Нурлатлылар егетләрне хәрби хезмәткә озатты

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында бүген, 23 июньдә, Нурлаттан 14 егет армиягә китте.

Аларны хәрби комиссариаттан Казанга җыелу пунктына озатырга күпсанлы туганнары, якыннары һәм дуслары килде. Егетләргә нәсыйхәт сүзләре белән район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, «Юнармия»нең җирле штабы җитәкчесе Владимир Михейкин, шулай ук Чулпан һәм Егоркино авыл җирлекләре башлыклары мөрәҗәгать итте. Алар нурлатлыларны лаеклы һәм намуслы хезмәт итәргә өндәделәр, уңышлар теләделәр.

Быел язгы чакырылыш барышында 70кә якын нурлатлы армиягә китәргә әзерләнә. Егетләрнең чираттагы төркеме 26 июньдә китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International