Нурлатта ике урамда юл хәрәкәте вакытлыча туктатылачак

2025 елның 22 июне, якшәмбе

Иртәгә, 23 июньдә, сәгать 6:00дан 19:00 сәгатькә кадәр Сәлимҗанов һәм Козлов урамнарында (боҗрадан алып Совет урамына кадәр) автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

Вакытлыча уңайсызлыклар асфальт өслекне - бетон катламын урнаштыру эшләрен башкару белән бәйле.

Машина хуҗаларын вакытлыча туган уңайсызлыкларга аңлап карарга һәм хәрәкәт итү маршрутын алдан планлаштырырга сорыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International