Татарстан Республикасы Рәисе Казан Сабан туенда Нурлат ишегалдында әзерләнгән милли күргәзмәләр белән танышты

2025 елның 22 июне, якшәмбе

Нурлатлылар район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә традиция буенча Казанда Республика Сабан туенда катнашты.

Республика Сабан туе узган Мирный бистәсендәге Каенлыкта нурлатлылар үз мәйданчыгын җәелдерде. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул, район башлыгын сәламләп, тантаналы фотозонага узды, анда республиканың төрле районнарыннан гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Рөстәм Миңнеханов нурлатлыларны, шулай ук Нурлат ишегалды кунакларын милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлады.

Гомумән алганда, Нурлат ишегалды республика Сабан туе кунаклары арасында бик популяр булды. Капка төбендә «Сәләт» сәнгать мәктәбе инструменталь ансамбле, «Эсперанса» эстрада бию ансамбле, яшь талантлар каршы алды. Кунакларның игътибарын биредә әзерләнгән күпсанлы тематик зоналар җәлеп итте. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәк музее күргәзмәсе аеруча популяр булды, совет чоры экспонатлары өлкән буын кунакларына колхоз көннәре турында искә төшерде. Бу тема музейның үзендә генә түгел, янәшә урнашкан нокталарда да чагылды: янәшәдә генә авыл кибете «эшләде», мәгълүмат стенды һәм бригада күрсәткечләре булган кыр станы бар иде, кыр кухнясы узган йөзьеллыктагы авыл тормышын күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.

Бу юлы да нурлатлылар башкала халкын гаҗәпләндергән мизгелләр әзерләгән. Милли ризыгыбыз урамадан өелгән пирамида аларга эстетик яктан гына ошап калмады, традиция буенча хуҗабикәләр аны барлык теләүчеләргә таратты. Нурлат ишегалдында барлык традицион Сабан туе уеннары каралган иде. Капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык сугышы, әлбәттә, бик кыюлары колгага да менде... Дамир Ишкинеев җиңүчеләрне шәхсән үзе котлады, бүләкләр тапшырды.

Кунаклар шулай ук волонтерлар төркемнәре эшчәнлеге белән кызыксынып танышты, алар үз продукцияләрен тәкъдим итте, күпләр волонтерлар үткәргән хәйрия акциясендә теләп катнашты. Монда ук милли кием элементларын, атрибутикаларны да сатып алырга мөмкин иде. Мастер-классларда берәүләр токмач кисәргә, икенчеләре чүлмәкче һөнәренә өйрәнде, ә кайберәүләр йорт хуҗалыгыннан күңеле нечкәрде – чебешләр утырып чыгарган тавык сары йомгаклары белән кунакларга бик тә ошады. Кыскасы, һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды.

Район сәхнәсе осталары гына түгел, республикада популяр җырчы Рәфис Кәлимуллин катнашындагы концерт программасы исә яңа кунакларны чакырып, күңел күтәренкелеге өстәп торды.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларның Казанда бәйрәмне лаеклы уздыруга ныклы әзерлек һәм зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International