Нурлатта Хәтер һәм кайгы көнендә матәм митингы узды

2025 елның 22 июне, якшәмбе

Бүген, 22 июнь көнне, Россия тарихында иң фаҗигале истәлекле көннәрнең берсендә, нурлатлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, шулай ук тыныч вакытта яралардан вафат булучыларны искә алу өчен Мәңгелек ут янына җыелды.

Традиция буенча, митинг башланыр алдыннан халык азат итүче сугышчыга һәйкәл итәгенә чәчәкләр һәм веноклар куйды. Иртәнге 9дан Мемориаль комплекска тулы бер коллектив һәм гаиләләр белән килделәр.

 

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингны район Башлыгы урынбасары Иван Захаров ачып җибәрде.

"Бүген без үз гомерләрен Ватан өчен, киләчәк буыннар тормышы, бөтен дөньяда тынычлык өчен корбан иткәннәрне искә алабыз. Дүрт ел эчендә Бөек Ватан сугышында 26 миллион 600 мең совет гражданының гомерен өзелгән. Шул вакыттан бирле шактый еллар үткән, әмма вакыт андый яраларны төзәтеп, безне Ватаныбыз өлешенә күпме кайгы-хәсрәт һәм сынаулар төшкәнен оныттырып бетерә алмый. Безнең көннәрне күрми вафат булган һәркемне, фронтта һәм тылда Җиңү яулаганнарны искә алабыз һәм хөрмәт итәбез, алар безнең белән бергә «Үлемсез полк» сафларында. Бу дата илебезнең героик елъязмасында мәңгегә истәлекле һәм кайгылы көн булып калачак. Үз гомерләре бәрабәренә туган җиребезне саклап калучылар истәлеге, замандашларыбыз, махсус хәрби операция барышында Ватанны саклаучылар сафына баскан якташларыбыз эстафетасын эләктереп алучылар турында истәлек каһарман бабаларыбызның истәлеге кебек үк, һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Без тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рәхмәтебезне белдерәбез. Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә түбәнчелек белән баш иям. Һәм бүген махсус хәрби опера зонасына гуманитар ярдәм җибәреп, балаларыбызга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәбез", - дип билгеләп үтте ул, һәркемгә тынычлык, иминлек һәм бәхет теләде.

Нурлат һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстанда, Чечняда һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз, шулай ук бүген Россия мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчылар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте. 

Җыелучыларга шулай ук Нурлат районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова мөрәҗәгать итте. Ул тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш балаларының уртак Җиңүгә керткән өлешләрен ассызыклады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International