Кичә техникумда уку йортын тәмамлауга багышланган тантаналы чара узды, белем бирү учреждениесен быел 190 студент тәмамлады.
Студентлар 10 төркемдә төрле белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерде. Чыгарылыш укучыларын техникум директоры Алевтина Граф, район Башкарма комитеты вәкилләре һәм потенциаль эш бирүчеләр тәбрикләде.
Гадәттәгечә, чарада иң актив, спортны яратучы һәм иҗади укучыларны билгеләп үттеләр. Шулай ук Рәхмәт хатлары белән чыгарылыш курс студентларының ата – аналары балаларны тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм аларга ярдәм итеп, терәк булулары өчен бүләкләнде.