Кичә Нурлат районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева килде.
Эшлекле визит кысаларында район халкын шәхси кабул итү оештырылды.
Гражданнарны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында кабул иттеләр. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.
Район халкы республика хакимияте вәкилләренә актуаль сораулар белән мөрәҗәгать итте. Анда күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирү, Нурлат шәһәренең шикәрчеләр микрорайонында спорт объектын капиталь ремонтлау, район хастаханәсе өчен яңа стационар бина төзү, СВОда катнашучы статусын билгеләү, шулай ук Иске Чаллы авылында юлны капиталь ремонтлау турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты вәкилләренең Нурлат районына визиты һәм гражданнарны бергәләп кабул итү җирле халык мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим адым булып тора һәм республика җитәкчелегенең территория ихтыяҗларына игътибар итүен раслый