Күчмә кабул итү уздыру турында мәгълүмат

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 18 июнендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе башлыгы Ирина Аркадьевна Иванова гражданнарның күпфатирлы йортларны карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Күчмә кабул итү Нурлат шәһәренең Мәктәп урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният сарае бинасында 9.00да башланып 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Кабул итү барышында Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрдән гомумйорт милкен карап тоту, шул исәптән подъезд идәннәренең, канализация системасының, вентиляция системасының, күпфатирлы йорт түбәсенең төзек булмавы, гражданнарның гомуми файдаланудагы урыннарны файдалануы, подъезд гомуми файдалану урыннарын дымлы җыештыру, контейнер янындагы территория мәйданчыкларында чүп-чар һәм агач-куак ботакларын төяп алып китү, гомуми мөлкәттән файдаланганда кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләүне исәпләү турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Очрашуга 8 граждан килде.

Барлык сораулар буенча телдән аңлатмалар бирелде, шулай ук өч язма гариза кабул ителде, алар нигезендә Чистай районара торак инспекциясе тикшерүләр үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Чистай районара торак инспекциясе Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат һәм Спас районнарының идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары эшчәнлеген тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International