Нурлат шәһәре Советының чираттагы сессиясе узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Сессия утырышы Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.

Нурлат шәһәре Советы сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының бишенче чакырылыш Нурлат шәһәре Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсе чыгарылды. Аның буенча Нурлат шәһәре Советының эшләр идарәчесе Александр Ханеня чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча карарны шәһәр Советы депутатлары бертавыштан кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International