Нурлат районында җиде сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән.
Ә Кизләү һәм Биләркүл авылларында быел «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында модульле технология буенча фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Хәзерге вакытта аларда эшләр 95 процентка башкарылган.
Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев сүзләренә караганда, программа эшли башлаганнан бирле районда шундый 23 пункт төзелгән. Аларда заманча җайланмалар, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализация бар.
Яңа мөмкинлекләргә, әлбәттә, барысыннан да күбрәк авыл халкы сөенә. Мәсәлән, Биләркүлендәге ФАП мөдире Ольга Соренкованың сәламәтлек саклау системасында эш стажы 28 ел тәшкил итә: 17 ел Чулпан участок хастаханәсендә, 9 ел фельдшер – акушерлык пунктында эшли.
«Безнең участокка авылда яшәүчеләрдән 324 кеше беркетелгән, шуларның 51е-балалар", - диде ул. - Иске медпунктта иске җиһазлар, кайнар су да, салкын су да юк иде. Анда иске кулъюгыч бар иде, ә монда бөтен җирдә уңайлыклар, бөтен җиһазлар яңа, стерилизация шкафлары бар, элек булмаган күп җиһаз бар», – дип уртаклашты ул.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев төзелеш объектларын йөреп чыкканда эшләрнең сыйфатына һәм үтәү вакытына сыешуга игътибар итте.