«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Республика олимпиада үзәге биология, химия, экология буенча «Табигать фәннәре Олимпы» бишенче юбилей ачык республика олимпиадасына йомгак ясады. Табигать фәннәре өлкәсендә интеллектуаль сәләтле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән бу олимпиада бөтен республикадан яшь тикшеренүчеләрне җыйды.
Шунысы куанычлы, Нурлат районы вәкилләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте! Призлы урыннарны Нурлат гимназиясеннән Кулгунин Эмиль һәм Александр Тафеев яулады. Район хакимияте һәм барлык нурлатлылар чын күңелдән Эмиль белән Александрны лаеклы җиңүләре белән котлый! Бу уңыш-аларның тырыш хезмәте, кызыксынучан акылы һәм фән белән мавыгулары нәтиҗәсе. Сез-Нурлат районының горурлыгы!
Укучыларны олимпиадага әзерләгән педагогларга аерым рәхмәт белдерәбез! Сезнең профессиональлегегез, эшкә бирелгәнлегегез һәм укучыларны яңа казанышларга рухландыра белүегез соклануга лаек. Сезнең хезмәтегез-районыбызның һәм бөтен республикабызның киләчәгенә бәһасез өлеш кертү!
Эмиль белән Александрга укуларында уңышлар һәм фән өлкәсендә яңа җиңүләр телибез! “Табигать фәннәре Олимпы" сезнең өчен зур ачышларга һәм казанышларга этәргеч булсын!