Нурлатта берничә объектта капиталь ремонт бара.
Нурлат интернат-мәктәбендә, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бу көннәрдә азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау дәвам итә.
"Эшкә 1 июньдә керештек, ике атна эчендә шактый күләмле эшләр башкардык: идәнгә яңа плитка җәйдек, стеналарны тигезләдек, өлешчә тәрәзәләрне, җылылык, канализация һәм суүткәргечләрне, электр чыбыкларын алыштырдык. Түшәмнәр армстронг булачак", - диде подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов беренче объектта.
Ремонт эшләре тәмамланганнан соң интернат-мәктәптә яңа җиһазлар урнаштыру башланачак. Мәгариф учреждениесе директоры Ольга Бурнашевская әйтүенчә, ул яңа, заманча булачак. Һәм ремонт эшләре аның бинада урнашуын исәпкә алып алып алып барыла.
Шундый ук эшләр бу көннәрдә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да дәвам итә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә капиталь ремонт ясала.
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев, башкарылган эшләр белән танышып, беренче чиратта сыйфатны исәпкә алырга һәм эшләрне тәмамлау графигын сакларга киңәш итте.