Бүгенге көндә «Мәгариф объектларында азык-төлек блокларын ремонтлау» республика программасы буенча сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбенең азык-төлек блогына 8 млн.300 мең сумлык капиталь ремонт ясала. Планлаштырылган эшләрнең 40%ы үтәлгән.
Ике объектта капиталь ремонт хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча башкарыла. Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында азык-төлек блогына капиталь ремонт «Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча алып барыла, биредә 3 млн.600 мең сум тотылачак, үтәлеш 36% тәшкил итә. Нурлат халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасы буенча 23 млн.600 мең сум күләмендә эшләр башкарыла. Планлаштырылган эшләрнең гомуми күләменең 53%ы үтәлгән.
Шулай ук Биләркүл һәм Кизләү авылларында 2 сәламәтлек саклау объектында булдылар. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше «Озын һәм актив тормыш» илкүлә проектының бер өлеше булган «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2 объектта 24 млн. 600 мең сумлык эшләр башкарыла, үтәлеш 95% тәшкил итә.
Барлык объектларда эшләрнең сыйфаты һәм сроклары — катгый контрольдә.