«Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн акциясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Акциядә катнашучылар: әбиләр, бабайлар (60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар).
Үткәрү сроклары һәм урыны:
Муниципаль этап: 2025 елның 5 июненнән 20 июненә кадәр.
Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла.
Акцияне үткәрү шартлары:
“Бәрәкәт" акциясе видеороликлар конкурсы булып тора.
Һәр катнашучыдан берәр иң яхшы видеоролик конкурсантларның фамилиясен, исемен һәм яшен күрсәтеп vfsk_gto_nurlat@mail.ru адресы буенча Конкурсның Оештыру комитеты электрон почтасына җибәрелә, 2025 елның 20 июненнән районның ВКонтакте социаль челтәрендәге ГТО рәсми сәхифәсенә урнаштырыла.
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик катнаша.
Видеороликларга таләпләр:
- яшькә туры килгән ГТО нормативларын (сайлап алу өчен) үтәүче катнашучыларны (әбиләрне, оныклары белән бабайларны) төшерергә кирәк;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш; - видеороликта иң күбе 1 катнашучы катнаша ала;
оригинальлек;
- дәвамлылыгы 60 секундтан артмавы мөһим.
ГТО нормативларын үтәүче конкурсантларны видеога төшерү «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын оештыру һәм үтәү буенча Методик тәкъдимнәр нигезендә үткәрелә.
Конкурска йомгак ясау шартлары:
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә.