«Бердәм Россия» активы алдан тавыш бирүдә Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплавын белдерде.
Нурлат муниципаль районы делегациясе «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү (праймериз) кандидатларының партиянең җирле һәм беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән очрашуында катнашты. Чара Казанда узды.
Республика массакүләм-мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, очрашуда секретарьлар каршында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм сенатор Александр Терентьев чыгыш ясады. Партиянең төбәк советы Президиумы алдагы сайлауларда күрсәтү өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Ахыргы карар партиянең Генсоветы тарафыннан кабул ителәчәк һәм 26 июньдә Төбәк конференциясендә расланачак. Республика бердәмроссиялеләре лидеры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплавын белдерде.
Нурлат районы делегациясен район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкләде. Аның составына 25 кеше – «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләреннән актив вәкилләр керде.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән.