Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

2025 елның 15 июне, якшәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев табибларга, шәфкать туташларына, сәламәтлек саклау ветераннарына һәм барлык медицина персоналына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау юллады.

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

Табибларның, шәфкать туташларының, кече медицина персоналының авыр хезмәте кешеләргә игътибарлы булулары өчен тирән рәхмәткә лаек. Чыннан да, үз гомерен кешеләрнең сәламәтлеген саклау белән бәйләгән һәркемнең өлеше бәяләп бетергесез. Югары һәм данлы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез һәм коткарылган гомерләр өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Ветераннарга һөнәрләренә тугры булулары, эшкә намуслы караулары өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сез тармакның иң яхшы традицияләрен саклык белән яшьләргә тапшырасыз.

Иң мөһим һәм миһербанлы һөнәрләрнең берсен сайлаган һәркемгә ныклы сәламәтлек, пациентлардан изге рәхмәт сүзләрен генә ишетүегезне телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, бәхет, муллык һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International