Кичә Нурлат районының күп кенә авыл җирлекләрендә авыл көннәре узды.
Яңа Иглай авыл җирлегендә дә бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Авыл көне Якты Күл авылы янындагы мәйданчыкка авыл халкын гына түгел, бу җирлектә туып - үскән якташларны, шулай ук күпсанлы кунакларны да җыйды.
Тантана бердәмлек һәм якташларга хөрмәт символына әверелде. Гаилә юбилярлары исеменә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде: биредә ныклы бердәмлек һәркемгә үрнәк булып торган, алтын туйларын уздыручы парларны хөрмәтләделәр. Җирлекнең шәхси эшмәкәрләре һәм фермерлары туган җирләрен үстерүгә керткән зур өлешләре, аеруча мөһим, бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләре өчен билгеләп үтелде.
Авыл көне бай һәм күңелле программа белән истә калды. Кунаклар милли уеннарда һәм ярышларда бик теләп катнашты, беркем дә истәлекле бүләксез калмады.
Милли көрәш аеруча кызыксыну уятты. Баш батыр исемен Айзат Рәхмәтуллин яулады. Яшь көрәшче Рафис Гозәеров турнирның якты ачылышы булды, бәйрәм кунаклары арасында аңа тиңнәр булмады.
Көн буена мәйдан өстендә җырлар тынмады. Авыл җирлегеннән чыккан талантлы якташлар авыл халкына иҗади бүләк ясады.
Бәйрәм чын-чынлап җылы булып, күңелгә хуш килде. Яңа Иглай авыл җирлеге тагын бер тапкыр үз традицияләренең көчен, кунакчыллыгын һәм халыкның бердәмлеген күрсәтте.