Бүген Россиянең медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Ә бу - үз гомерен кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган һәркемгә үз рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерү мөмкинлеге.
Нурлат үзәк район хастаханәсендә үз эшенең чын профессионаллары эшли. Биредә 809 медицина хезмәткәре эшли: 97 табиб, 453 шәфкать туташы, акушерка, фельдшер, шулай ук 42 санитарка һәм фельдшер ярдәмчеләре, 217 башка персонал вәкилләре.
Аларның хезмәте, белемнәре һәм осталыгы нәтиҗәсендә безнең районда яшәүчеләрнең күбесе сыйфатлы медицина ярдәме ала. Алар бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә һәрвакыт эш урыннарында. Чөнки алар өчен пациентлар тормышыннан да кадерлерәк нәрсә юк.