Нурлатта Фирдүс Тямаев зур хәйрия концертын уздырды

2025 елның 13 июне, җомга

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев оештырган хәйрия концерты Нурлат шәһәрендә һәм районында яшәүчеләрне генә түгел, республиканың күрше районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән кунакларны да җыйды.

Чараны якташыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрде. 

Концертта патриотик рухны артист беренче минуттан ук, туган илгә, якыннарга мәхәббәт турында җырларны башкарып уятты. Сәхнәгә шулай ук кыска вакытлы ялга кайткан яки яраланган сугышчылар, шулай ук волонтерлар күтәрелде. 

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Фирдүс Тямаевка рәхмәтен белдерде. Ул барысын да Россия көне белән котлады, якташыбызның волонтерлык эшчәнлегенә керткән шәхси өлешен билгеләп үтте һәм аңа, шулай ук башка ихтыяри ярдәмчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды. 

Чарага килгән кунакларга концерт башланганчы хәрби трофейлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары эшләде, ә теләгән һәркем кыр кухнясында солдат боткасыннан авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International