Тормыштагы төп документны тапшыру тантанасы “Театр” скверында узды.
Россия көнендә, милли бердәмлек һәм дәүләт бәйрәмендә, Нурлатта үсеп килүче буын өчен мөһим вакыйга - район яшьләренә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы булды. Чара “Театр” скверы сәхнәсендә узды, яшүсмерләр тормышында бу мөһим мизгел өчен үзенчәлекле бәйрәм рухы тудырды. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев укучыларга шәхесләрен һәм бөек илдә яшәүләрен раслаучы төп документны шәхсән үзе тапшырды.
"Паспорт алу – формаль процедура гына түгел, ә олы тормышка беренче җитди адым, гражданлык җитлеккәнлеген тану билгесе", - диде Дамир Азат улы.
Документны Россия көне кебек истәлекле көндә тапшыру әлеге вакыйганың аеруча мөһимлеген һәм тирән символик мәгънәсен ассызыклый: яшь гражданнар Ватаннарының куәтен һәм бердәмлеген гәүдәләндергән бәйрәмдә җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булды.
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлады, аларга Россиянең лаеклы гражданнары булуларын, илебез, Татарстаныбыз һәм Нурлат районы белән горурлануларын, яхшы укуларын һәм кече Ватаныбыз үсешенә өлеш кертүләрен теләде. Ул яшь гражданнарның җаваплылыгын ассызыклады һәм аларның якты киләчәгенә ышаныч белдерде.
Әлеге тантана укучыларның үзләре өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары, укытучылары һәм барлык катнашучылар өчен дә истәлекле вакыйга булды, гражданлыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең асылын тагын бер кат искә төшерде.