Нурлатта төрле елларда ГДРда хезмәт иткән ветераннар ГСВГ-ЗГВ оешуның 80 еллыгын һәм Нурлат ветераннар берлеге оешуның 5 еллыгын билгеләп үтте.
Әлеге юбилей даталары кысаларында тантаналы чара Нурлатның үзәк паркында ГСВГ-ЗГВ сугышчылары стеласы янында узды. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарыннан башланды. Ветераннарны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
"Бу гаскәрләргә иң яхшы, иң әзерлекле совет сугышчыларын сайлап алдылар. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтәдегез», – диде Дамир Азат улы ныклы сәламәтлек, иминлек һәм, иң мөһиме, күк йөзенең тыныч булуын теләп.
Биредә ветераннарны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин, сугышчы-интернационалист Марат Абдрахманов һ.б. котлады. Чара бүләкләү, концерт программасы белән дәвам итте.