Хөрмәтле Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре халкы!
Чын күңелемнән сезне илебезнең көчен һәм бөек мирасын, бердәмлеген гәүдәләндерә торган бәйрәм - Россия көне белән котлыйм!
Нәкъ 35 ел элек Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде, ул Ватаныбызның заманча үсешенә нигез салды. Һәм без бүген илебезнең куәте тагын да ныгуын, халыкара абруе үсүен горурлык белән күзәтәбез, һәр төбәк, шул исәптән безнең район да бу уртак эшкә үз өлешен кертә.
Кадерле якташларым! Сезнең хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм актив гражданлык позициягез ярдәмендә районыбыз динамикалы үсеш кичерә: инфраструктура яңара, уңайлы тормыш өчен шартлар тудырыла.
Барлык эшчәнлек өлкәләре ветераннары һәм хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә, яшьләргә кече Ватаннарына тугрылыклары өчен аерым рәхмәтләремне белдерәм. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңадан- уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим! Безнең гомуми тырышлык районыбызны тагын да алга җибәрсен, ә яраткан илебез көчле һәм бердәм дәүләт булып калсын!
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы