Дамир Ишкинеев «Нурлат-информ» коллективын телевидениенең 25 еллыгы белән котлады

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы һәм җирле телевидение кергән «Нурлат-информ» хезмәткәрләре белән очрашты.

Визитның сәбәбе - Нурлат ТВ телеканалының юбилее, нәкъ 25 ел элек эфирга беренче программа чыгарылган.

Дамир Азат улы коллективка эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтенең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Халык өчен иң актуаль темаларны җирле дәрәҗәдә яктырткан телевидениегә һәрвакыт ихтыяҗ булачак», – дип билгеләде ул.

Очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы да узды. Район Башлыгы «Нурлат-информ» коллективына, шулай ук Нурлат телевидениесе хезмәткәрләре – «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесенең телевидение буенча урынбасары Гөлназ Хәсәншинага, хәбәрче Айгөл Сергеевага, видеомонтажер Эльмира Туктаровага, видеооператор һәм монтажчы Вячеслав Харченкога Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Нурлат-информ» коллективы район халкын берләштерүче мөһим яңалыклар чыганагы булып кала бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International