Терлек азыгы әзерләү чоры башланды.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр алдында кышны уңышлы уздыру өчен шартлы 1 баш терлеккә кимендә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Бүгенгә 6073 гектар күпьеллык үләннең 1776 гектары чабылган, бу 29% дигән сүз. 150 тонна печән, 6455 тонна сенаж әзерләнгән, бу шартлы 1 баш терлеккә 2,8 цн тәшкил итә. 10 чапкыч һәм 4 азык хәзерләү комбайны эшли