Нурлат телевидениесенә бүген-25!

2025 елның 10 июне, сишәмбе

2000 елның 10 июнендә эфирга беренче "Нурлат ТВ" мәгълүмати программасы чыга.

Ул 31 минутлык гомуми хронометражлы ике телдәге өч сюжеттан тора. Инде икенче эфирда район Сабан туеннан махсус чыгарылыш трансляцияләнә.

Ул вакытта Нурлат ТВ видеоматериаллары заманча яңалыклар форматыннан ерак  һәм монтажлау мөмкинлекләре дә чикләнгән була, бер сюжет ясау өчен дә  байтак вакыт таләп ителә. Шуңа да карамастан, кырларда, фермаларда, бәйрәмнәрдә һәм башка вакыйгалар турында төшерелгән беренче репортажларны тамашачылар бик яратып кабул итә.

Эшчәнлекләренең беренче елында ук коллектив үзенең беренче бүләген ала: Экология турындагы программасы өчен «Татарстан дулкынында» VI төбәк телерадиокомпанияләре фестиваленең дипломына лаек була. Тапшырулар чыгаруның өченче елында ук ул «ТНТ» федераль телеканалының челтәр партнерына әйләнә.  Ә 2007 елдан -  атнага 16 сәгатьлек эфир вакыты белән «ТАТМЕДИА» филиалы буларак эшли башлый.

«Нурлат-информ» филиалы составында Нурлат ТВ безнең район һәм шәһәрнең мөһим вакыйгалары турында сөйләвен дәвам итә. Иртәгә Нурлат телевидениесе 8607нче тапкыр эфирга чыгачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International