Нурлатта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында куркынычсызлыкны саклауны көчәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Нурлатта районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Ул Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.

Биредә беренчеләрдән булып стратегик мөһим объектларның һава пространствосында куркынычсызлыкны көчәйтү буенча өстәмә чаралар мәсьәләсен карадылар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча полиция бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча җитәкчесе урынбасары Юрий Осипов чыгышын тыңладылар.

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Рәфис Нигъмәтуллин «Нурлат муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасының үтәлеше турында сөйләде.

 

Шулай ук Нурлат станциясе начальнигы чыгышын да тыңладылар: Владимир Школьников станциядә транспорт куркынычсызлыгы планын гамәлгә кертү барышын һәм объектның куркынычсызлыкны саклауны көчәйтү чараларын яктыртты.

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова «Кибердружина» мониторинг төркеме эше, шулай ук 2025 елга муниципаль программада каралган финанс чараларын куллану юнәлешләре турында сөйләде.

Монда Богдашкино һәм Төрнәс авыл җирлекләре башлыклары Алевтина Михайлова һәм Сергей Белов үз территорияләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә профилактика эше турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International