Нурлат районында күчмә кабул итү узачак

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

2025 елның 18 июнендә Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасының Баш торак инспекторы урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе башлыгы Ирина Аркадьевна Иванова гражданнарны кабул итәчәк.

Тема: күпфатирлы йортларны карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү.

 

Кабул итүгә язылу эш көннәрендә +7 962 564-85-05 телефоны буенча (08.30 дан 17.30 га кадәр) һәм «Татарстан Торакинспекциясе» чатында алып барыла. https://t.me/gji_rt.

Алдан язылмаган гражданнарны кабул итү чират тәртибендә башкарылачак.

Кабул итү Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Нурлат шәһәре, Совет ур., 117, 12нче кабинет. Үзең белән шәхес таныклыгы булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Чистай районара торак инспекциясе Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат һәм Спас районнарының идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары эшчәнлеген тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International