Яшеннән ничек сакланырга: куркынычсызлык кагыйдәләре

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Биналарны яшен сугудан саклау өчен җиргә утыртылган мачталар һәм чыбыклар кулланалар. Яшен ешрак җиргә яхшы утырган биек металл объектларны зарарлый.

Яшен вакытында  өйдә булсагыз:

Тәрәзәләрне, ишекләрне, морҗаларны һәм вентиляцияне ябыгыз.

Мич/каминны ягарга ярамый: кайнар газлар разрядларны үзенә тарта.

Телефоннан файдаланмагыз.

Чыбыклардан, антенналардан һәм тәрәзәләрдән ераграк торыгыз.

Электр приборларын сүндерегез.

Куркынычлардан саклану өчен бу кагыйдәләрне үтәгез.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән «101»телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратыгыз.

73 ПЧ инструкторы Сәйфетдинова Р. И.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International