Нурлатта милли бәйрәмебез Сабан туе быел « Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды оештырган якты һәм тирән патриотик мәйданчык белән дә истә калды.
Ул иң күп тамашачыларның игьтибарын үзенә җәлеп итү үзәгенә әверелде һәм төрле яшьтәге кунакларда зур кызыксыну уятты.
Фонд волонтерлары нурлатлыларга гуманитар миссияләр вакытында махсус хәрби операция зонасыннан алып кайткан уникаль трофей техникасы һәм әйберләр күргәзмәсен тәкъдим итте. Җимерелгән дрон-камикадзелар, гильзалар, кыйпылчыклар, экипировка элементлары – һәр экспонатны нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары, бигрәк тә яшьләр игътибар белән өйрәнде.
"Бу артефактлар - металл һәм тукыма гына түгел. Бу безнең сугышчыларның батырлыгы һәм сугышның коточкыч чынбарлыгы дәлилләре, - дип сөйләде фондның актив әгъзасы Евгений Белов. - Алар барысы да безнең музейда саклана һәм нурлатлылар аларның тарихын белергә еш киләләр. Менә, мәсәлән, 200 метр биеклектә мина куелган Украина флагы. Татарстаннан якташларыбыз тозакны зарарсызландырдылар һәм аның урынына Россия триколорын куйдылар. Ә бу самолет-разведчик-безнең егетләрнең тырышып эшләве нәтиҗәсе, алар аны өлешләп диярлек җыйганнар".
Күргәзмәне Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары аеруча игътибар белән карады. Фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин аларны шәхсән үзе каршы алды һәм мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
Фонд волонтерлары тарафыннан беренче тапкыр оештырылган «Батырлык сукмагы» хәрби-спорт уенын уздыру мәйданчык эшенең кульминациясе булды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ярышларга тантаналы старт бирде.
Сынауларда дүрт команда катнашты. Һәркайсы дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыздан торган, бу уртак команда көчләренең мөһимлеген ассызыклады. Катнашучыларга көч, җитезлек, күнекмәләр һәм белемнәрне тикшерү буенча җиде җитди этап үтәргә кирәк иде: шуышып бару, пневматик винтовкадан ату, "сугыш кирәк-яракларын" күчерү, автоматны сүтеп җыю һ.б. 25 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә Нурлат районы мәгариф бүлеге командасы берсүзсез җиңү яулады. Яшьләр арасында 1 урынны «Гром» командасы (Нурлат аграр техникумы) алды, икенче урында – «Ледок» спорт мәктәбе командасы. Барлык призерлар һәм җиңүчеләр «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фондының Мактаулы кубоклары, дипломнары һәм акчалата призлары белән бүләкләнде.
Сабан туенда «Батырлык сукмагы» хәрби-спорт уенын уздыру һәм СВО трофейлары күргәзмәсен оештыру бәйрәмне, патриотик тәрбияне һәм якташларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтүне берләштергән мөһим вакыйгаларга әверелде. «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды әгъзалары яшь буында Ватанны саклаучыларны истә тотуның һәм Ватанны саклауга әзерлек тәрбияләүнең мөһимлеген күрсәтте.