Яңа Иглайдан Заһит Җәдитов Нурлат сабан туенда 12 метрлы багана башына менде

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Нурлатта шау-гөр килгән Сабан туе төрле яшьтәге кунакларны милли уеннар һәм күңел ачуларның бай палитрасы белән сөендерде.

Мәйдандгы атмосфера чын-чынлап җылы һәм күңелле иде. Балалар һәм өлкәннәр, бер-берсен дәртләндереп, чын күңелдән шаярып, күпсанлы ярышларда катнашты. Беркем дә бүләксез китмәде- барлык катнашучылар да бүләкләр алды.

Һәрвакыттагыча, иң көчлеләр, җитезләр һәм осталар исеменә уздырылган ярышлар спортта төп кызыксыну уятты. Быел гер күтәрүдә Иске Чаллы авылыннан Сергей Леуковка тиңнәр булмады. Бүрәнә өстендәге капчыклар белән мавыктыргыч сугышта Торнаяздан Дмитрий Мортазин берсүзсез җиңү яулады. Яңа Иглай авылында яшәүче 18 яшьлек Заһит Җәдитов көннең чын герое булды. Искиткеч җитезлек һәм тизлек белән ул 12 метрлы шома колгага менде һәм төп призны-тере әтәчне алып төште. Бу - яшь егетнең  район Сабан туенда беренче җиңүе!

Бәйрәм традицион уеннарга гына бай булмады. Нурлатлыларга бигрәк тә тамаша һәм экстрим өстәгән «Роэкстрим» канатта йөрүчеләрнең мавыктыргыч тамашасы ошады.

Тамашачылар бәйрәм ахырына кадәр мәйданнан таралырга ашыкмады. Татарстан Республикасы һәм Нурлат районының иң яхшы артистлары катнашындагы бай эчтәлекле концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International