Нурлат Сабан туенда яшь пар – Салават белән Алсу Миңнебаевларның никахларын теркәү тантанасы истәлекле вакыйга булды.
Тантана милли традицияләрнең матурлыгын ассызыклау һәм никахлашу көнен чын мәгънәсендә уникаль итү максатыннан оештырылган «Милли туйлар» проекты кысаларында узды.
Стильләштерелгән милли костюмнар кигән яшь пар бәйрәм мәйданчыгының игътибар үзәгенә әверелде. Сабан туе кунаклары арасында ачык һавада уздырылган никах теркәү тантанасы үзенә бертөрле колорит һәм күңелгә ятышлы булды.
Вакыйганың әһәмиятен мәртәбәле кунаклар булуы ассызыклады. Яшь гаиләне Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков котлады.
"Бу - туй гына түгел, традицияләребезне дәвам итү, мәхәббәт һәм Сабан туе бәйрәменең үзәгендә яңа гаилә коруның матур символы да. Салават белән Алсуга ныклы гаилә бәхете, үзара аңлашып матур гомер итүләрен телибез!"- дип билгеләп үтте үзенең котлавында Дамир Ишкинеев.
Александр Шадриков яшьләргә сәламәтлек, иминлек һәм гаиләдә гармония теләде.
Салават һәм Алсу Миңнебаевлар гаилә тормышын татар халкының төп бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе билгесе астында башлады.