Нурлат үзенә хас булган чын татарча кунакчыллык һәм гаҗәеп киң колач белән төп милли бәйрәм – Сабантуй атмосферасына чумды!
Аэропорт территориясе гаять зур, бизәкле, шау-шулы һәм күңелгә ятышлы бәйрәм мәйданына әверелде, анда бөтен районнан һәм күрше төбәкләрдән йөзләгән кунак җыелды.
Иртәдән үк мәйдан ачык төстләргә күмелде. Бөтен җирдә милли байраклар җилферди, чигүле түбәтәйләр һәм яулыклар балкый. Затлы бавырсак, алтынсу чәкчәк, хуш исле өчпочмак, тәмле урама хуш исләре кунакларны бәйрәмгә җәлеп итте.
Тантаналы чаралар үзәк капка янында башланып китте. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бәйрәм шатлыгын Татарстан экология министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Мәгъзүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин, Казан һәм Чаллыдагы Нурлат якташлык җәмгыятьләре вәкилләре һ.б. бүлеште. Сабантуйның мәртәбәле кунаклары, алар арасында татарстанлылар гына түгел, Дамир Ишкинеев озатуында башка төбәкләр вәкилләре дә бар иде. Милли ишегалларын, нефтьчеләр, җирле җитештерүчеләр чатырларын, төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар эшләгән учреждениеләрне карадылар.
Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгында быелгы Сабан туе программасы патриотик рухка бай булды. Биредә сугыштан соңгы Нурлат күренешләрен тәкъдим иттеләр: сугыштан соң илне торгызу еллары көнкүреше һәм тормышы. Патриотлык атмосферасын «Сугышчан туганлык» волонтерлары да дәвам итте, алар инде берничә ел бәйрәмдә үз мәйданчыгын тәкъдим итә. Бу юлы да алар кыр кухнясы, техника күргәзмәсен оештырды, җирле волонтерлар эше турында җентекләп сөйләделәр.
Бәйрәмдә декоратив-гамәли сәнгать осталары бик нечкә чигүләрдән һәм бизәкле тукымалардан алып агачтан һәм чүлмәкче шедеврларына кадәр үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Кояшлы Нурлат Сабан туе истәлеге итеп һәркем үзенә сувенир таба алды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше төп сәхнәдә узды. Дамир Ишкинеев якташларны язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм ителгән Сабан туе белән котлады, нурлатлыларның хезмәт сөючәнлеген һәм аларның төрле өлкәләрдәге уңышларын ассызыклап үтте.
"Сабан туе - ул безнең күңелебез, буыннарны берләштерүче күп гасырлык традициябез, - дип билгеләп үтте Дамир Азтович. - Нурлатта бу бәйрәмне шундый җылы һәм киң колач белән каршы алуларына без бик шат. Бу безнең кунакчыл төбәгебездә яшәүче барлык халыкларның чын хезмәт, дуслык һәм үзара ихтирам бәйрәме!».
Экология министры Александр Шадриков Сабан туе уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.
Бүләкләү тантанасы Дамир Ишкинеев һәм Александр Шадриков катнашында узды. Биредә нурлатлыларның кайберләре төрле ведомство бүләкләренә лаек булды. Сәхнәдә аерым игътибарга отпускта булган махсус хәрби операциядә катнашучылар лаек булды.
Яр Чаллыдагы Нурлат якташлык җәмгыяте дә үз мәйданчыгын оештырды. Аларның ямьле, эчтәлекле, матур программасы нурлатлыларны битараф калдырмады, аларның ишегалды кунаклары артистларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты.
Татар эстрадасы йолдызларының зур концерты бәйрәм чараларының дәвамы булды. Бу вакытта төрле мәйданчыкларда спорт ярышлары бара иде. Кыскасы, бәйрәмнән кунаклар үзләре белән бүләкләр һәм сый гына түгел, якты тәэсирләр, җылы истәлекләр һәм чын тормыш бәйрәме тойгысын да алып кайтып китте.
Нурлатта 2025 елның Сабан туе шуны исбатлады: Нурлат кунакларны юмарт каршы ала, күңел ача һәм милли гореф-гадәтләр рухын саклый белә! Киләсе елга кадәр, яраткан бәйрәмебез!