Нурлатлылар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә: район мәчетләрендә гает намазлары узды

2025 елның 6 июне, җомга

Иртә таңнан районның барлык 42 мәчете дә намазга җыелган мөселманнар белән тулды.

Тантана төнге намаздан, Коръән сүрәләре укудан һәм вәгазьдән башланды, ә Кояш чыгу белән нурлатлылар гает намазын укыды.

Шикәрчеләр микрорайонындагы мәчеттә дә халык күп иде. Нурлатта яшәүче Марат Булатов алты яшьлек улы Рузил белән килгән. "Мине әти кечкенәдән үк мәчеткә йөрергә өйрәтте. Бу - безнең дин, минемчә, динсез тормыш юк. Хәзер мин улларыма исламга һәм гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбиялим. Намаз укыганнан соң, коймак белән чәй эчәрбез, аннары Корбан чалырбыз. Соңыннан гаиләбез белән бергә бәйрәм өстәле янына җыелачакбыз», – дип уртаклашты ул.

Корбан бәйрәме - дини йола гына түгел, шәфкать, бердәмлек һәм якыннарыбыз турында кайгырту чоры да. Бу көннәрдә мөселманнар мохтаҗларга корбан итен өләшә, шәфкать һәм миһербанлык рухын ныгыта. 

 

Бәйрәм гыйбадәтендә Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты. Ул якташларыбызны изге бәйрәм белән котлады. "Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тынычлык телим. Аллаһы Тәгалә сезнең догаларыгызны кабул итсен, изге гамәлләрегезгә фатиха бирсен!", – диде ул үзенең теләкләрен җиткереп.

Җыелганнар үз гомерләре бәрабәренә Ватан сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәламәтлеген сорап дога кылды. Гыйбадәт кылу җәмәгать намазы белән тәмамланганнан соң, дин тотучыларны мәчетнең беренче катында мул итеп әзерләнгән бәйрәм өстәленә чакырдылар, анда аларны хуш исле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мәчетнең имам-хатыйбы Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов сүзләренә караганда, биредә ел саен бәйрәм намазы белән Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә бик күп нурлатлылар, нигездә, Шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр җыела.

Соңгы елларда иман йортында масштаблы ремонт эшләре башкарылды. "Җылылык, энергия саклау системаларын үзгәртелде, ике катта да стеналарны тигезләделәр. Планда-мәчет бинасын тышкы яктан төзекләндерү, бәлки җылытуны да карарбыз әле", - дип сөйләде ул.

Чәй эчкәннән соң нурлатлылар корбан чалу йоласын үткәрү өчен өйләренә таралышты. Корбан бәйрәме 6 июньнән 8 июньгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Бу - һәр мөселман тормышында иман, шәфкатьлелек һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерүче догалар, игелекле эшләр һәм гаилә бердәмлеге чоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International