Мәгъзүм Сәлахов шулай ук «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына яздыру буенча оештырылган «Туган яктан хәбәрләр» акциясен хуплады.
Бүген, 2025 елның 5 июнендә, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итү булды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов үткәрде.
Кабул итү барышында депутатка ике кеше мөрәҗәгать итте. Беренче мөрәҗәгать эчке туризм һәм социаль өлкә мәсьәләләренә кагылды - аның буенча кирәкле аңлатмалар бирелде. Дару препаратлары алу белән бәйле икенче мөрәҗәгатьне депутат шәхси контрольгә һәм эшкә алды.
Мәгъзүм Сәлахов шулай ук «Татмедиа» АҖ филиалы «Нурлат-информ»ның «Туган яктан хәбәрләр» акциясенә кушылды, махсус хәрби операциядә катнашучы ун сугышчыга «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасын яздырды. Газетаның бу номерларын волонтерлар фронтка илтәчәк.