Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Нурлатта бәйрәм чарасы узды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Район социаль учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара “Театр" скверында узды.

Бәйрәм танатанасына җыелучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Бүген районда 23 меңнән артык кешегә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә, шул исәптән 4 меңнән артык балалы гаилә, шуларның 650е – күп балалы. Социаль учреждениеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча җайга салынган эшен аеруча билгеләп үтәсем килә. Мондый 200дән артык гаилә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан ярдәм алган инде. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 94 хезмәткәре көн саен авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә: ятимнәргә, пенсионерларга, инвалидларга ярдәм итә. Ышанам ки, бу эштә һөнәри күнекмәләр генә җитми – теләктәшлек һәм кызгану кебек рухи сыйфатлар кирәк. Һәм сез, хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, аларга ия. Социаль хезмәткәр көне – Пенсия фонды, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре өчен дә бәйрәм ул. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!"- диде Дамир Азат улы, социаль хезмәт ветераннарына да рәхмәт белдереп.

Социаль хезмәткәрләргә карата Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшиннан да җылы сүзләр яңгырады.

 

"Сезнең һөнәр-җәмгыятьтә иң гуманлы һәм ихтыяҗлыларның берсе. Сез үзегезне игелекле эшкә – балалы гаиләләр, инвалидлар һәм өлкәннәр турында кайгыртуга багышладыгыз. Бүген Татарстан Республикасының социаль яклау системасы 10 меңгә якын хезмәткәрне үз эченә ала һәм 1 миллион социаль хезмәт алучыны колачлый», – дип ассызыклады ул.

Котлауларны шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Афанасьева, Россия Социаль фондының ТР буенча Нурлат районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Шакирова, «Гармония» үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова, Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Илфат Гыймадиев һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ирек Камалов җиткерде.

Чара кысаларында социаль хезмәткәрләргә район башлыгының, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, социаль яклау бүлегенең, Россия Пенсия фондының һәм «Гармония» үзәгенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм район үзешчәннәре һәм «Эсперанса» эстрада бию ансамбле катнашында концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International