Шәһәр һәм район халкы депутатка төрле характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында нурлатлылар өчен актуаль темалар күтәрелде: торак белән тәэмин итү, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе офисын ремонтлау, Шикәрчеләр микрорайонын төзекләндерү, канау казу эшләрен башкару сроклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеген арендага рәсмиләштерү.
Барлык мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан игътибар белән тыңланды. Кабул итү нәтиҗәләре буенча бер мәсьәлә фикер алышу барышында уңай чишелеш тапты. Шамил Яһудин башка ике мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә һәм аларны хәл итүдә ярдәм итү өчен эшкә алды. Калган сораулар буенча гражданнарга эш тәртибе буенча тиешле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.