2025 елның 2 июненнән Нурлат районының 20 мәктәбендә тормыш кайнап тора: 770 бала мәктәп яны лагерьларында ял итә, ә 145 яшүсмер җәйне хезмәт һәм ял лагерьларында файда белән башлады.
Педагоглар һәм вожатыйлар бай эчтәлекле программа әзерләгән, балаларны һәр көн яңа белем, дуслык һәм онытылмас тәэсирләр көтә!
“Кояшкай " җәйнең беренче очкыннарын кабыза!
Шәһәрнең 1нче мәктәбендә тантаналы рәвештә «Кояшкай» лагерында смена ачылды. Иртә байракны күтәрүдән һәм гимнны башкарудан башланды - бу мизгел барысын да горурлык һәм патриотлык белән тулыландырды!
Беренче көнне балаларны нәрсә көтә соң? Куркынычсызлык буенча инструктаж — җәй имин узсын.
- Медицина тикшерүе узу -сәламәтлек һәм үсеш контроле.
-саф һавада хәрәкәтчән уеннар-азарт, спорт һәм шәп кәеф! Алда тагын да күбрәк маҗаралар көтә!
Педагоглар да, вожатыйлар да күңелсезләнергә туры килмәс дип вәгъдә итәләр. Балаларны алда квестлар, мастер-класслар, экскурсияләр һәм иҗади конкурслар көтә.
Бу җәй һәркем өчен үзенчәлекле — якты, күңелле һәм ачышлар белән тулы булсын!