2025 елның 16 июненнән 30 июньгә кадәр Зур Полянка авылы радиотелеүзәге антенна-мачта корылмасына капиталь ремонт ясалу сәбәпле, кайбер телеканаллар һәм радиостанцияләр тапшыруларын бирүне вакытлыча туктатачак.
Түбәндәге каналлар һәм станцияләрне трансляцияләү туктатылачак:
- «ТНВ»ТРК АҖ аналог программалары
- Цифрлы эфир телевидениесе ("ТНВ-Татарстан», «Болгар радиосы», "Россия радиосы + Татарстан радиосы", РТРС-1, РТРС-2)
Эшләр көн саен иртәнге 9дан кичке 18гә кадәр планлаштырылган.
Вакытлы уңайсызлыкларны исәпкә алуыгызны үтенәбез!