Нурлат районы «ЭКОяз-2025 " конкурсында икенче урынны яулады

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Казанда экологик инициативаларга һәм «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «ЭКОяз-2025» республика конкурсына йомгак ясалды.

Нурлат районы «Үзәге — шәһәр статусы булган муниципаль районнар» категориясендә икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, конкурс яңа экологик культура формалаштыруга ярдәм итә һәм табигатьне кайгыртуда республика халкын берләштерә.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев барлык халыкка туган ягыбызның чисталыгын һәм матурлыгын саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу - безнең уртак җиңүебез!"- дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Якташларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауларын дәвам итәргә чакырабыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International