Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «ГТО» ВФСК проектлары конкурсына йомгак ясалды.
Бөтен төбәктән 5-7 класс укучылары Сугышчан Дан урыннары, ветераннарның һәм туганнарының батырлыклары турындагы хезмәтләрен тәкъдим итте.
Муниципаль этапта сайлап алынган 25 иң яхшы проект арасыннан жюри «Мирас» яшьләр клубы (Нурлат районы) вәкиле Рәсүл Зәйнетдиновның эшен билгеләп үтте. Республика этабында катнашучыларның барысы да бүләкләр алды.
Рәсүлне котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!