26-27 май көннәрендә Казанда Татарстан мәктәп футбол лигасының өченче сезонының финал турниры булып узды. Анда республиканың иң яхшы командалары катнашты.
Ярышлар ике яшь категориясендә узды: 2011-2012 һәм 2013-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында.
Быел турнирда Нурлатның 4нче һәм 9нчы мәктәпләреннән командалар катнашуы аеруча шатлыклы. Безнең яшь футболчылар өчен бу - спорт үсешенең мөһим этабы, кыйммәтле ярыш тәҗрибәсе алу һәм команда рухын ныгыту мөмкинлеге булды.