Нурлатның 225 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшыра

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген, 30 майда, Нурлатта рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы уза.

Бу - урта гомуми белем турында аттестат алу өчен ике мәҗбүри имтиханның берсе.

Сынауда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 225 чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша.

Имтиханны үткәрү пункты итеп гадәттәгечә 3нче урта гомуми белем мәктәбе билгеләнде. Аудиторияләрдә имтиханны объектив һәм уңайлы үткәрү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, процедураны төгәл үтәү тәэмин ителгән. Имтихан башланыр алдыннан барлык катнашучылар тиешле процедураларны: теркәлү, документларны тикшерү һәм инструктаж үтте.

Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Рособрнадзор билгеләгән вакытта билгеле булачак. Укучыларга үз көчләренә ышаныч, уңышлар һәм, әлбәттә, югары баллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International