Смоленск өлкә Думасы губернатор Василий Анохинның Смоленск өлкәсе губернаторының элеккеге беренче урынбасары һәм Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны мактау билгесе белән бүләкләү турындагы инициативасын бертавыштан хуплады.
Алмаз Сәлим улы 2025 елның 13 маенда кинәт вафат булды. Смоленск өлкәсендә ике ел эшләү дәверендә ул юл төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыкны җитәкләде, төбәк үсешенә зур өлеш кертте.
"Бу - безнең дустыбыз һәм иптәшебез, акыллы остазыбыз һәм тугры көрәштәшебез истәлегенә хөрмәт. Алмаз Әхмәтшин үз эшенең профессионалы һәм олы йөрәкле кеше иде", - дип билгеләп үтте губернатор Василий Анохин.
Исегезгә төшерәбез, Алмаз Сәлим улы 2018 елдан алып 2023 елга кадәр Нурлат районын җитәкләде, үзе турында халык арасында яхшы истәлек калдырды. Казанда җирләнде.
«Смоленск нәрсә турында сөйли» мәгълүмат агентлыгы фотосы