Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советының чираттагы сессиясе узды

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев рәислегендә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының уртак сессиясе узды.

Утырыш барышында территориянең социаль-икътисадый үсешенең төп мәсьәләләре каралды. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева 2024 елда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджетларының үтәлеше турында хисап бирде.

 

Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Олеся Титарева 2024 елда муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразланган планын үтәү нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук муниципаль милек белән эш итү мәсьәләләрен җайга сала торган норматив актларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кертте.

Нурлат шәһәре Советы эшләре идарәчесе Александр Ханеня Нурлат шәһәре урамнарына исемнәр бирү һәм җир салымын билгеләүгә кагылышлы карарларга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Сессия эшлекле һәм конструктив атмосферада узды. Барлык тапшырылган документлар да депутатлар тарафыннан каралды һәм кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International