Балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалау юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында каралган көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары – Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Николай Колесников 2025 елга йомгак ясады. Аның мәгълүматлары буенча, гыйнвардан районда 148 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кеше зыян күргән. Электр самокатларында йөрүче яшүсмерләрнең саны артуы аеруча борчу тудыра: аларның күбесе юл йөрү кагыйдәләрен бозып, үзләрен һәм башка катнашучыларны куркыныч астына куя.
Утырышта шулай ук юл эшләренең барышы һәм район юлларында куркынычсызлыкны арттыру планнары турында фикер алыштылар. 2025 елда бу максатларга миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактика эшенә, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.
Соңыннан Нурлат районы Башкарма комитетына килгән юл куркынычсызлыгын яхшыртуга юнәлдерелгән гаризалар каралды.
Утырыш белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелек итте.