Нурлат районы Башлыгы «Заречный» балалар лагереның җәйге сезонга әзерлеге белән танышты

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге эшлекле киңәшмә балаларның җәйге сәламәтләндерү ялы башлануга багышланган иде.

Махсус хезмәтләр һәм район Башкарма комитеты җитәкчеләре белән бергә ул балалар лагереның әзерлеген тикшерде һәм укучылар өчен куркынычсыз һәм уңайлы ял оештыру буенча конкрет күрсәтмәмәләр бирде.

Комиссия әгъзалары «Заречный» балаларны савыктыру лагерен җентекләп карады. Тикшерү барышында торак корпусларның торышы, азык-төлек блогының эше, медицина пунктының җиһазлануы һәм спорт мәйданчыкларының әзерлеге бәяләнде. Куркынычсызлык нормаларын үтәүгә һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә аерым игътибар бирелде.

«Заречный» лагеренда беренче смена 2025 елның 9 июнендә башлана. Параллель рәвештә 11 июньнән «Ратный сбор» палаткалы лагере эшли башлый, анда балаларны туризм һәм хәрби-патриотик тәрбия элементлары булган программа көтә.

Дамир Ишкинеев җаваплы затлар алдына төгәл бурычлар куйды. Барлык лагерьларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә, куркынычсызлык һәм туклану сыйфаты мәсьәләләрен катгый контрольдә тотарга, шулай ук балалар өчен бай эчтәлекле белем бирү һәм күңел ачу программасын эшләргә мөһим.

Җәйге каникуллар-укучыларның сәламәтләнүе һәм үсеше өчен мөһим чор. Нурлат районы администрациясе бу ял кызыклы гына түгел, һәр бала өчен максималь куркынычсыз булсын өчен бар көчен куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International