«Факел» командасының (2014 елгы) яшь футболчылары Татарстан Республикасының «Закамье Серебро» беренчелегендә чыгышларын уңышлы башлап җибәрде.
Киеренке көрәштә алар Түбән Каманың «Академик» командасын 3:2 исәбе белән җиңде.
Команданың тренеры Инсаф Рамил улы Вәлитов үз шәкертләренең яхшы уйнавын билгеләп үтте, алар җиңүгә омтылышларын һәм характерларын күрсәтте.
Яшь футболчыларны һәм аларның остазын беренче, әмма шундый мөһим җиңүләре белән котлыйбыз! Командага шул ук рухта дәвам итәргә һәм җанатарларны яңа уңышлары белән сөендерсеннәр, дип телибез.