Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары мини-футбол буенча Халыкара турнирдан триумф белән кайтты

2025 елның 27 мае, сишәмбе

24-25 май көннәрендә Самарада «BOMBBAR-шәһәрләр Кубогы 2025» дәрәҗәле халыкара балалар - яшүсмерләр турниры узды.

Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 116 команда, шулай ук Казахстаннан команда катнашты.

Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь футболчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

2010-2011 елгы яшүсмерләр (беренче состав) - Көмеш кубок җиңүчеләре

2010-2011 елгы яшүсмерләр - көмеш Кубокта 3 урын

 

2012-2013 елгы яшүсмерләр - Алтын Кубокта 4 урын

2014 елгы яшүсмерләр - турнир җиңүчеләре (алтын кубок)

2015 елгы яшүсмерләр - турнир җиңүчеләре (алтын кубок)

2016 елгы малайлар - Көмеш кубок җиңүчеләре

2017 елгы малайлар ("Интер" командасы составында уйнаучы  2 бала) - Фейр-Плей Кубогында 2 урын

2018 елгы малайлар ("Интер" командасы составында 1 тәрбияләнүче) - бронза Кубокта 2 урын

Яшь спортчыларны һәм аларның тренеры Вәлитов Инсаф Рамил улын зур казанышлары белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм киләчәктә спорт казанышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International