27 майда Самаренкин һәм Козлов урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

2025 елның 27 маенда иртәнге 6:00дан киске сәгать 19:00га кадәр Нурлатта юлда ремонт эшләре үткәреләчәк, шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Самаренкин урамында борылышларда һәм тукталышларда эшләр планлаштырылган, бу бер хәрәкәт полосасын ябуны таләп итәчәк. Автомобиль йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен, урап узу оештырылачак.

Бер үк вакытта Козлов урамында юлда чокырларны ремонтлау эшләре башкарылачак, бу транспорт хәрәкәтендә вакытлыча тоткарлыклар тудырырга мөмкин.

Нурлат муниципаль районы администрациясе машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутларны алдан планлаштыруларын һәм күрсәтелгән участокларны узганда аеруча сак булуларын сорап мөрәҗәгать итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International